Авыл хуҗалыгында эшләүче кешеләр өчен иң киеренке вакыт, ул – урып-җыю.
Күп кенә мәсьәләләр хәл ителә, алар арасында механизаторларның, бигрәк тә ашлык җыю комбайннарында эшләүче кешеләрнең имин эш шартларын булдыру бик мөһим. Аларга иң зур җаваплылык йөкләнгән. Шуңа күрә предприятие ашлык җыю комбайннарында эшләгәндә хезмәтне саклауны тәэмин итәргә тиеш.
2023 елның 29 июнендә Балык Бистәсе муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында үзйөрешле техниканың уңышны җыюга әзерлеге буенча игълан ителгән республика конкурсы кысаларында бәйге узды. ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы А.Ш.Борһанов җитәкчелегендәге һәм ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең күзәтчелек һәм автоматлаштырылган исәп бүлеге башлыгы Р.Р. Кадыйрова катнашындагы районның сигез хуҗалыгында күчмә тикшерү үткәрделәр. Конкурс нәтиҗәләре буенча «Кулон-Агро» ҖЧҖ беренче урынны алды. Икенче урында – «Солтан» агрофирмасы ҖЧҖ һәм өченче урында – «Имамеева Ф.М.» КФХ.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.