Алабуга муниципаль районы «УЧЕБНЫЙ ЦЕНТР 24» ӨҺББ ХМУ автомәктәбендә имтихан булып узды

2023 елның 3 июле, дүшәмбе

Узган атнада «УЧЕБНЫЙ ЦЕНТР 24» өстәмә һөнәри белем бирү хосусый мәгариф учреждениесе автомәктәбе базасында «АI», «В», «С», «Е» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды.

 Тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алу буенча сынауларга 17 кеше кертелде. Аларның теоретик өлешен 17  кеше уңышлы тапшырды, алар «Юлсыз урыннардан йөрүче автотранспорт чаралары йөртүчесе һәм  «АI», «В», «С», «Е» категорияле тракторчы-машинист»  һөнәри укыту программасы буенча әзерлек үузганнар.

Сынауны уңышлы тапшырганнар әлеге категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алачак.

Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International