Узган атнада, Нурлат муниципаль районы иген җыю комбайннарының әзерлеген тикшерү максатыннан, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник тәэмин итү бүлеге җитәкчесе урынбасары Н.К.Алиуллов рәислегендәге комиссия «АФ Южная», «Нурлат сөте» хуҗалыкларында һәм «Сөләйманов А.И.» КФХ булды.
Техниканың техник торышы, янгынга каршы инвентарь, теркәү документлары, комбайннарның герметиклыгы һ.б. тикшерелде.
«Без барган хуҗалыкларда техниканың әзерлеге югары дәрәҗәдә. Беренче чиратта, куркынычсызлык техникасына игътибар итәргә кирәк, һава торышы гел үзгәреп тора, барлык моментларны да исәпкә алырга кирәк, һәрберебезне дә өйдә көтәләр. Икенче момент – көчне кызганмыйча, урып-җыю эшләрен кыска вакыт эчендә башкарып чыгу өчен тырышырга кирәк», – диде комиссия рәисе Н.К. Алиуллов.
Д.Ю. Кудряшов – Нурлат муниципаль районы баш дәүләт инженер-инспекторы.