Лениногорск муниципаль районында ашлык җыю комбайннарын кабул иттеләр

2023 елның 3 июле, дүшәмбе

Лениногорск муниципаль районы хуҗалыкларында 2023 елда урып-җыюга әзерлек буенча ашлык җыю комбайннарын кабул итү узды.

Кабул итүдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Марат Гаязов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының үсемлекләрне химияләштерү һәм саклауның инновацион юнәлешләрен кертү секторы мөдире Ленар Галиев, Лениногорск районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрдәнов, авыл хуҗалыгы идарәсенең ПМО бүлекләре башлыклары, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге, Россельхозцентр җитәкчеләре, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләре һәм механизаторлар катнашты.

Лениногорск муниципаль районы хуҗалыклары механизаторлары авыл хуҗалыгы урып-җыю техникасының техник әзерлеген күрсәттеләр.

Комиссия әгъзалары комбайннарның янгын сүндерү чаралары, беренче медицина ярдәме чаралары белән комплектлануын тикшерделәр, хезмәтне саклауга кагылышлы мәсьәләләрне карадылар. Аерым игътибар техниканың герметиклыгын тикшерүгә бирелде. Механизаторларның төп максаты – уңышны җыю белән берлектә, бу эшне югалтуларсыз башкару!

Район басуларында урып-җыюда 50дән артык комбайн эшләячәк. Комбайннарга әзерлек буенча бәя биргәннән соң кайбер машиналарның җитешсезлекләре булуы ачыкланды, механизаторларга һәм белгечләргә аңлатмалар бирелде һәм аларны бетерү вакыты күрсәтелде.

Смотр-конкурс нәтиҗәләре буенча әзерлек буенча иң яхшылары дип «Август-Лениногорск» ҖЧҖ, «Маркс» ҖЧҖ һәм КФХ Ганиев И .М., «Союз-Агро» ҖЧҖ оешмалары билгеләнде.

И.Н.Галимов – ТР Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International