ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2023 ел
дүшәмбе

21 июльдә Сарман аграр көллиятендә «BCEF» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен чираттагы имтиханнар узды. Имтиханга барлыгы 18 студент кертелде, шуларның 16сы имтиханда катнашты.


21
июль, 2023 ел
җомга

25 июльдә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Халиков Мөнир Әфраим улы Баулы шәһәре, Ваһапов урамы, 46А адресы буенча Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итәчәк.

Ютазы муниципаль районында сәнәгать предприятиеләре балансында булган үзйөрешле машиналарга һәм тракторларга техник карау уздыру эше дәвам итә. 

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган график нигезендә Зәй муниципаль районының «Зәй шикәре» ААҖдә тракторлар һәм тагылмаларга ел саен уздырыла торган техник тикшерү үткәрелде.

Чүри-Бураш һәм Урта Балтай авыл җирлекләрендә техник тикшерүләр үткәрелде. 7 һәм 13 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.


20
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Үзйөрешле тракторлар, юл төзелеше һәм башка машиналарны һәм тагылмаларны техник карау уздыруның расланган графигы буенча Питрәч муниципаль районында юридик һәм физик затларга караган ашлык җыю комбайннарына карата техник тикшерүләр үткәрү төгәлләнде. 2023 елның 18 июлендә «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ  әзерлек линиясенә 15 берәмлек үз техникасын тәкъдим итте.

«Август – Мөслим» ҖЧҖ хуҗалыгының тәҗрибә кырында «Авыл хуҗалыгы культуралары уңышын формалаштыру буенча чаралар комплексы мәсьәләләре» темасына семинар-киңәшмә узды.


19
июль, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Алабуга политехник көллияте базасында «В, С, Е» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды.


18
июль, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 12 июленнән 17 июленә кадәр Питрәч муниципаль районында үзйөрешле тракторларга, юл-төзелеш һәм башка машиналарга һәм тагылмаларга техник тикшерүләр үткәрүнең расланган графигына ярашлы рәвештә, «Спецстрой» ҖЧҖ, «Карьер» ҖЧҖ, «Светлый» ИК ҖЧҖдә  15 берәмлек техникага карата тикшерүләр үткәрелде.  


17
июль, 2023 ел
дүшәмбе

2023 елның 17 июлендә Азнакай муниципаль районындагы «Габдрахманов А.Г.» крестьян-фермер хуҗалыгында техник карау уздырылды. Карауга 13 берәмлек техника күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International