Ютазы муниципаль районының «Карьер» ҖЧҖ техник карау уздырылды

2023 елның 21 июле, җомга

Ютазы муниципаль районында сәнәгать предприятиеләре балансында булган үзйөрешле машиналарга һәм тракторларга техник карау уздыру эше дәвам итә.  Тикшерү барышында кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркынычсызлык тәэмин итү, мөлкәтне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләре үтәлүенә, шулай ук машиналарның теркәлү белешмәләренә, үзйөрешле машиналарның техник торышына һәм эксплуатациясенә туры килү-килмәүгә аерым игътибар бирелә.                                                                                                            

2023 елның 20 июлендә  «Карьер» ҖЧҖ үзенең транспорт чараларын техник тикшерүгә тәкъдим итте. Техник карау уздыру барышында 5 берәмлек техник тикшерүне уңышлы узды һәм техник карау узу турында таныклыклар алачак. 1 берәмлеккә техник карау акты язылды.

Назыйм Рәкыйпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International