ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Районда агросәнәгать комплексы хуҗалыкларының машина-трактор паркларында тәртип саклау буенча планлы эш алып барыла. Шунысы куанычлы: барлык 16 хуҗалыкта да МТП саклана һәм эшли, бу үзйөрешле техниканы һәм аларга тагылмаларны куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итүне даими контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. АСК системасына караган оешмаларда 910 берәмлек техника теркәлгән, шуларның 92 проценты ел саен уздырыла торган техник карауны үткән.


22
август, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 21 августында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә муниципаль районы бүлеге тарафыннан «Минзәлә урман хуҗалыгы» ДБУ үзйөрешле машиналарына һәм тагылмаларына ел саен уздырыла торган техник карау үткәрелде.

2023 елның 21 августында «Намус-М» ҖЧҖдә Мамадыш муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан «А1», «В», «С», «D» категорияле тракторчы-машинист һөнәре буенча белем алучылар арасында имтиханнар үткәрелде. 

Татарстан Республикасының Бөгелмә муниципаль районында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә хокук бозуларны профилактикалау буенча рейд үткәрелде. ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә 11 берәмлек техника тикшерелде.

«ГранаТ-Стан Инжиниринг» ҖЧҖ автоколонна җитәкчесе А.В.Павлов белән берлектә үзйөрешле техниканы һәм трактор тагылмалары шассиендагы вагон-йортларга техник карау үткәрелде.


21
август, 2023 ел
дүшәмбе

Үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны куркынычсыз эксплуатацияләүне оештыруны күзәтү кысаларында Актаныш муниципаль районында 2023 елның 10-20 август көннәрендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән уртак рейдлар үткәрелде.


18
август, 2023 ел
җомга

Лениногорск районында үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен эксплуатацияләү өлкәсендәге бозуларны кисәтү буенча профилактик чаралар уза. Әлеге чарада «Трактор» операциясе дигән шартлы исем астында ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск муниципаль районы бүлеге башлыгы Илнур Галимов һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы бүлегенең ЮХИДИ  хезмәткәрләре катнаша.

Җитештерү ихтыяҗы булуына бәйле рәвештә, 2023 елның 21 августыннан 2023 елның 28 августына кадәр, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлегендә гражданнарны кабул итү Казан шәһәре, Спорт урамы, 33 йорт адресы буенча түбәндәге график буенча башкарылачак:

Үткән вакыт дәвамында август аенда Теләче муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан август аена җиткерелгән план һәм 2023 елга расланган «Юл картасы» нигезендә дәүләт хезмәтләре күрсәтелде.

Балык Бистәсе муниципаль районында үзйөрешле техниканы эксплуатацияләү процессында хокук бозуларны кисәтү, шулай ук кешеләрнең имгәнүенә һәм мөлкәтенә зыян килүгә юл куймау максатыннан чаралар уздыру дәвам итә. Үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын эксплуатацияләүче затларның тракторчы-машина йөртүче таныклыклары, теркәлү документлары, техник карау узу турында таныклык һ.б. тикшерелә.      


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International