Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында профилактик чаралар

2023 елның 21 августы, дүшәмбе

Үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны куркынычсыз эксплуатацияләүне оештыруны күзәтү кысаларында Актаныш муниципаль районында 2023 елның 10-20 август көннәрендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән уртак рейдлар үткәрелде. Тагылмалы җиһазларның электр системасының төзеклегенә аерым игътибар бирелде.  «Трактор» операциясе вакытында барлыгы 23 берәмлек техника тикшерелде.  Ачыкланган бозулар буенча 9.3 статья буенча 4 беркетмә төзелде. Механизаторлар белән урып-җыю чорында техниканы куркынычсыз файдалануны тәэмин итү чаралары буенча аңлату әңгәмәләре үткәрелде.

 

Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International