Районда агросәнәгать комплексы хуҗалыкларының машина-трактор паркларында тәртип саклау буенча планлы эш алып барыла. Шунысы куанычлы: барлык 16 хуҗалыкта да МТП саклана һәм эшли, бу үзйөрешле техниканы һәм аларга тагылмаларны куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итүне даими контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. АСК системасына караган оешмаларда 910 берәмлек техника теркәлгән, шуларның 92 проценты ел саен уздырыла торган техник карауны үткән.
«Чишмә» ҖЧҖ хуҗалыгында 23 августта баш инженерлар белән киләсе сезонга техника әзерләү эшен тиешенчә оештыру буенча киңәшмә уздырылды. Иген җыю комбайны мисалында техниканы саклау кагыйдәләре күрсәтелде. Шулай ук күзәтчелек техникасы катнашында юл-транспорт һәлакәтләренә җентекле анализ ясалды һәм габаритсыз йөкләр ташуны оештыру таләпләре искә төшерелде.
Консультатив ярдәм күрсәтү максатыннан, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан узган атнада үзйөрешле машиналарның куркынычсыз эксплуатациясен контрольдә тоту, көзге ремонтны оештыру һәм авыл хуҗалыгы техникасын озак вакыт саклауга вакытында кую мәсьәләләре буенча «Башак» ҖЧҖ, «Тамыр» ҖЧҖ, «Чишмә агрофирмасы» ҖЧҖ һәм «Чишмә» ҖЧҖ хуҗалыкларында рейдлар үткәрелде.
Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.
