2023 елның 21 августында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә муниципаль районы бүлеге тарафыннан «Минзәлә урман хуҗалыгы» ДБУ үзйөрешле машиналарына һәм тагылмаларына ел саен уздырыла торган техник карау үткәрелде, 13 берәмлек техника тәкъдим ителде, шуларның икесендә куркынычсызлык таләпләренә туры килмәү ачыкланды һәм актлар төзелде, шуңа бәйле рәвештә актта күрсәтелгән машина параметрларына карата кабат карау үткәреләчәк. Техник тикшерү үткәрү белән бәйле рәвештә урынга чыгулар шулай ук үзйөрешле машиналарның һәм тагылмаларның техник торышын тикшерү өчен дә кулланыла.
Ринат Гыйльманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.