ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче бүлегендә август аеның эш нәтиҗәләре

2023 елның 18 августы, җомга

Үткән вакыт дәвамында август аенда Теләче муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан август аена җиткерелгән план һәм 2023 елга расланган «Юл картасы» нигезендә дәүләт хезмәтләре күрсәтелде. 13 теркәү гамәлләре үткәрелде, алар барышында 6 берәмлек үзйөрешле техника теркәлде һәм 7 берәмлек теркәү исәбеннән төшерелде. Ел саен уздырыла торган техник тикшерүгә 53 берәмлек үзйөрешле машина тәкъдим ителде, шуларның 51 берәмлеге – шәхси сектор хуҗаларына караган машиналар. Моннан тыш, 4 тракторчы-машинист таныклыгы алмаштыру тәртибендә бирелде. Эш барышында линиядә 6 хокук бозу очрагы ачыкланды, алар буенча хокук бозучыларны административ җаваплылыкка тарту турында карарлар чыгарылды. Гражданнарны төрле мәсьәләләр буенча кабул итү барышында аларның дәүләт хезмәтләре порталыннан нәтиҗәле файдалануы буенча аңлату эшләре алып барылды, һәр затның вакытын чыннан да янга калдыра алуы турында җиткерелде. 

 

    Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International