«Намус-М» ҖЧҖдә имтиханнар булып узды

2023 елның 22 августы, сишәмбе

2023 елның 21 августында «Намус-М» ҖЧҖдә Мамадыш муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан «А1», «В», «С», «D» категорияле тракторчы-машинист һөнәре буенча белем алучылар арасында имтиханнар үткәрелде.  Имтиханга 38 кеше килде, шулар арасыннан 15 кеше теоретик һәм практик өлешне уңышлы тапшырды. Яңа имтихан кимендә 7 көннән соң билгеләнәчәк. Имтиханнарны уңышлы тапшырган кандидатлар тракторчы-машинист таныклыгын алачаклар.

 

     Алмаз Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International