«ГранаТ-Стан Инжиниринг» ҖЧҖ автоколонна җитәкчесе А.В.Павлов белән берлектә үзйөрешле техниканы һәм трактор тагылмалары шассиендагы вагон-йортларга техник карау үткәрелде. Тикшерүгә җиде берәмлек техника тәкъдим ителде, аларның барысы да техник карауны уңышлы үтте. Тикшерү вакытында документлар, янгын сүндерү чаралары, тышкы яктылык приборлары, саклау трослары, йөреп китмәсен өчен тәгәрмәчләрне терәтеп торучы терәкләр һ.б. булуына игътибар бирелде. Техник карау нәтиҗәләре буенча барлык техника да техник карау узу турында таныклык алачак.
Дмитрий Кудряшов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.