Балык Бистәсе муниципаль районында үзйөрешле техниканы эксплуатацияләү процессында хокук бозуларны кисәтү, шулай ук кешеләрнең имгәнүенә һәм мөлкәтенә зыян килүгә юл куймау максатыннан чаралар уздыру дәвам итә. Үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын эксплуатацияләүче затларның тракторчы-машина йөртүче таныклыклары, теркәлү документлары, техник карау узу турында таныклык һ.б. тикшерелә.
2023 елның 17 августында мондый чара Россия ЭЭМ Саба районы буенча ЮХИДИ идарәсенең юл хәрәкәте иминлеге буенча дәүләт инспекторы, полиция лейтенанты Д.И.Ихсанов белән берлектә Балык Бистәсе районы территориясендә гамәлгә ашырылды. Рейд барышында 10 берәмлектән артык техника тикшерелде. Ачыкланган хокук бозулар буенча төрле хокук бозулар өчен карарлар чыгарылды. Механизаторлар белән техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү һәм янгын куркынычсызлыгы, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмә үткәрелде.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.