2023 елның 22 июнендә ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә хокук бозуларны профилактикалау буенча уртак рейд үткәрелде.
2023 елның 22 июнендә «Алексеевск аграр көллияте» ДАҺБУ базасында «В» «С», «D», «Е», «F» категориясе буенча үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм практик йөртү буенча квалификация имтиханнары үткәрелде.
«Профессионалъ» ҖЧҖ базасында «А1», «В», «С», «D» һәм «E» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар узды.
2023 елның 22 июнендә ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә хокук бозуларны профилактикалау буенча уртак рейд үткәрелде. ЮХИДИ Алабуга шәһәре бүлегенең дәүләт инспекторы А.А.Хәсәншин белән берлектә 7 берәмлек техника тикшерелде.
21 июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы бүлеге тарафыннан, авыл хуҗалыгы идарәсенең маркетинг хезмәте бүлеге башлыгы Р.Р. Мөхәммәдиев белән берлектә, 2023 елгы урып-җыю эшләренә ашлык җыю комбайннарын әзерләү барышы тикшерелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч районы бүлеге тарафыннан эксплуатацияләү вакытында үзйөрешле машиналарның һәм арбаларның техник торышын тикшерү буенча профилактик рейд үткәрелде.
2023 елның 21 июнендә хәтер һәм кайгы көне алдыннан Тәтеш районы буенча бүлек җитәкчесе Сергей Балантаев, район җитәкчеләре белән берлектә, «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясендә катнашты.
Яңа Чишмә районы физик затларына караган үзйөрешле машиналарга, тракторларга һәм тагылмаларга ел саен үткәрелә торган техник караулар тәмамланып килә.
2023 елның 21 июнендә «Диаз» өйрәнү-җитештерү предприятиесе ҖЧҖ автомәктәбе базасында «ВС» категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе боерыгын үтәү һәм Буа муниципаль районында үзйөрешле машиналар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары санын киметү максатларында, бу елның 21 июнендә дәүләт техник күзәтчелек бүлеге инспекторы һәм ЮХИДИ Буа район бүлекчәсе хезмәткәрләренең уртак профилактик рейды үткәрелде.