2024 елның 2 февралендә Актаныш муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан авыл хуҗалыгы идарәсенең актлар залында АСК оешмаларын һәм предприятиеләрен җаваплы затлар тарафыннан үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны техник карау уздыруга әзерләү, аларны куркынычсыз эксплуатацияләүне оештыру буенча киңәшмә үткәрелде. Актаныш районы авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Р.М.Мөхәммәдиев җитәкчелегендә киңәшмәдә 14 хуҗалык вәкилләре катнашты. Районда агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә язгы кыр эшләренә җәлеп ителәчәк 723 берәмлек техника теркәлгән. Тракторларны һәм тагылмаларны ремонтлау-тергезү эшләре тәмамланып килә.
ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы бүлеге башлыгы техник карау уздыру буенча кул куйдыртып хәбәрләр җиткерелде һәм документаль өлеш буенча төп таләпләр турында аңлатма бирелде. Хуҗалык вәкилләре эш методикасы белән Дәүләт хезмәтләре порталы аша таныштылар. 2023 елда Татарстан Республикасы хуҗалыкларында эшләрне оештыру вакытында юл-транспорт һәлакәтләре һәм производстводагы бәхетсезлек очраклары буенча җентекле анализ ясалды. Гомуми файдаланудагы юлларда авариялелекне киметү буенча чаралар планы җиткерелде һәм 2024 елның 10 апреленә кадәр АСК системасында техника әзерләүне һәм техник тикшерү үткәрүне тәмамлау бурычы куелды.
Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.