Алабуга муниципаль районындагы «ДИАЗ» җәмгыяте автомәктәбендә имтихан булды

2024 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

2024 елның 7 февралендә «Диаз» өйрәнү-җитештерү предприятиесе ҖЧҖ автомәктәбе базасында «ВС» категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен сынауга 11 кеше кертелде. Алар арасында теоретик өлешне – «ВС» категориясендә автотранспорт чаралары йөртүче» һөнәри белем бирү программасы буенча әзерлек узган 6 кеше, практик өлешен 6 укучы уңышлы тапшырды. Сынауны уңышлы тапшырганнар әлеге категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алачак.

     Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International