Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында рейд узды

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

Агымдагы елның 4 февралендә Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре катнашында Нократ елгасы буйлап кар машиналарын тикшерү буенча рейд узды. Рейд барышында хуҗаның теркәү документлары, номер агрегатларының туры килүе,  тракторчы-машинист таныклыгының булуы, ел саен уздырылырга тиешле техник тикшерүнең вакытында узуы тикшерелде. 12 кар машинасы каралды. Ачыкланган бозулар буенча, атап әйткәндә, теркәү документларыннан башка һәм ел саен үткәрелә торган техник караудан башка гына эш иткән өчен, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.22 ст. буенча 1 беркетмә төзелде. Гаепле зат административ җаваплылыкка тартылды.

Кар машиналары һәм башка автомототранспорт чаралары хуҗаларына кар машинасын вакытында теркәү кирәклеге, шулай ук ел саен техник тикшерү узу турында искә төшерәбез.

Уртак рейдлар дәвам итә.

 

    Алмаз Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International