Хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия утырышы булып узды

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

2024 елның 6 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Борһанов Альберт Шамил улы рәислегендә Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлегенең баш киңәшчесе Мөэинов Руслан Рафыйкъ улы катнашында хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия утырышы булып узды.

   Комиссия утырышында дәүләт граждан хезмәткәрләренең тормыш иптәшенең һәм балигъ булмаган баласының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында мәгълүматны объектив сәбәпләр аркасында тапшыра алмау турындагы гаризалары каралды; вазыйфа бурычларын үтәгәндә мәнфәгатьләр каршылыгына китерә яисә китерергә мөмкин башка шәхси кызыксыну барлыкка килүе турында хәбәрләр, шулай ук башка төрле түләүле эш башкару нияте турында хәбәрләр карап тикшерелде, шулай ук «Коррупциягә каршы тору турындагы законнарны бозуны бетерү турында» Татарстан Республикасы прокуратурасы тәкъдиме каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International