2024 елның 14 февралендә «УЧЕБНЫЙ ЦЕНТР 24» ӨҺБ ХМУ автомәктәбе базасында «АI», «AII», «В», «С», «Д», «Е» категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен сынауга 14 кеше кертелде. Шулардан теория өлешен 13 кеше уңышлы тапшырды, гамәли өлешен «AI,AII,В,С,Д,Е» категориясе буенча төрле юлдан йөрүче автотранспорт чараларын йөртүче» һөнәри белем программасы буенча әзерлек узган 13 укучы уңышлы тапшырды. Имтиханнарны уңышлы тапшырган кешеләр әлеге категориядәге тракторчы-машинист таныклыгын алачаклар.
7 көннән соң имтиханны яңадан тапшырып карау мөмкин булачак.
Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.