Крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары белән киңәшмә

2024 елның 12 феврале, дүшәмбе

2024 елның 9 февралендә Татарстан Республикасының Аксубай муниципаль районында крестьян-фермер хуҗалыкларын язгы кыр эшләренә әзерләү буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Аксубай муниципаль районы башлыгы, районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, ТР Аксубай районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы, КФХ башлыклары катнашты. Бүгенге көндә КФХ алдына куелган төп бурычларның берсе – техниканы ремонтлау һәм техник тикшерүгә әзерләү, тракторларны тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгы булган механизаторлар белән комплектлау, шулай ук тагылмалы агрегатларны һәм эре габаритлы техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре.

    Киңәшмә барышында дәүләт теркәве һәм үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны исәпкә кую, тракторчы-машинист таныклыкларын алмаштыру, билгеләнгән үрнәктәге медицина тикшерүен узу буенча, тракторчы-машинист таныклыгына квалификация булуы турында рөхсәт язуын кертү нигезенә бәйле сораулар бирелде. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә дә тулы җаваплар бирелде.

 

    Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International