Чүпрәле муниципаль районының «Спорт мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесендә техник карау уздырылды

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

2024 елның 15 февралендә, техник карау үткәрү графигына ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы бүлеге Спорт мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесендә үзйөрешле машиналарга техник карау үткәрде. Техник карау уздыру өчен 2 берәмлек мототранспорт чарасы – «Буран АДЕ» һәм бер WM COPACT маркалы боз кою машинасы тәкъдим ителде. Тикшерү барышында машиналарның техник торышы, машиналарның теркәү мәгълүматларына туры килүе, идарә итүгә рөхсәт ителгән затларның тиешле категория белән идарә итү хокукына таныклыклары булу-булмавы тикшерелде. Өч берәмлек техниканың барысы да тикшерүне уңышлы үтте.

 

     Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International