«Теләкләр чыршысы»
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифасына 2023 елның 27 декабрендә Рәдис Кадыйров билгеләнде. Тиешле боерыкка ТР Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.
«Радар» ҖЧҖ автомәктәбендә А1 категориясе буенча (снегоходлар, квадроцикллар) тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга имтиханнар булды. Имтиханнарны уңышлы тапшыручылар әлеге категориядәге тракторчы-машинист таныклыгына ия булдылар.
Традиция буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе «Теләкләр чыршысы»нда катнаша һәм балаларның Яңа ел хыялларын тормышка ашыра.
Менделеевск муниципаль районында үзйөрешле техникага еллык техник карау уздыру дәвам итә.
«Профессионалъ» ҖЧҖ базасында «B», «C», «D» «E» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар узды, аларны тапшыруга 30 кеше заявка биргән иде.
Лениногорск нефть техникумы юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чаралары йөртүчеләре төркемен укытып чыгарды. Агымдагы елның 22 декабрендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча дәүләт инженер-инспекторы тарафыннан укучылардан имтихан кабул ителде.
2023 елның 22 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышлап, дәүләт граждан хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырылды.
21 декабрьдә Баулы шәһәренең «ЦПК-ТН» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең дәүләт инженер-инспекторы Мөхәммәтҗанов Р.М. тарафыннан, РФ Хөкүмәтенең 1999 елның 12 июлендәге «Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү кагыйдәләрен раслау турында»гы 796 номерлы карары нигезендә, «АI» һәм «АIII» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде.
21 декабрьдә Ютазы муниципаль районының «Урыссу төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиесе» муниципаль унитар предприятиесе базасында чираттагы техник тикшерү үткәрелде.