Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итү булды

2024 елның 9 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигына ярашлы рәвештә, 2024 елның 9 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Кадыйров Рәдис Рафил улы Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы бүлегендә гражданнарны шәхсән кабул итте. Барлыгы 5 кеше кабул ителде. Кабул итү барышында үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны дәүләт теркәвенә алу, исәпкә кую, техник тикшерү уздыру, тракторчы-машинист таныклыкларын бирү һәм алмаштыру мәсьәләләре каралды, шулай ук районның матбугат вәкилләре белән аралашу булды.

   Назыйм Рәкыйпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International