Питрәч районы ашлык җыю комбайннарының 2024 елгы урып-җыю эшләренә әзерлек конкурсы

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

2024 елның 8 июлендә Питрәч муниципаль районында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «2024 елда агросәнәгать комплексы оешмалары арасында урып-җыюны уздыруга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча конкурс үткәрү турында»гы боерыгына ярашлы рәвештә, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең әзерлеген бәяләү буенча күчмә чара оештырылды. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Р. Р.Кадыйров җитәкчелегендәге комиссия, ТР үсемлекләрне химияләштерү һәм саклау секторы мөдире Л.Ф.Галиева, Питрәч муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ф.Ф.Галимов, игенчелек буенча консультант М.А.Миндуголова һәм ТР Питрәч районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җашлыгы В.В.Максимов катнашында, районның 6 хуҗалыгын тикшерделәр. Эш вакытында комиссия ашлык җыю комбайннарының әзерлеген, урынга чыгучы ремонт машиналарының, янгын сүндерү машиналарының булуын, хуҗалыкларда хезмәтне саклау буенча кирәкле чараларның үтәлешен, ашлык складларының һәм булган ашлык киптергечләрнең әзерлеген һәм торышын бәяләде. Ашлык җыю комбайннарын эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләренә аерым басым ясалды, дежур янгын сүндерү бригадаларын тәэмин итүне таләп иттеләр, ашлык җыю комбайннарын региональ һәм федераль дәрәҗәдәге юллар буенча үзйөрешле машиналар маршруты буенча утлы маякчыклы махсус машиналар ярдәмендә озата бару мәсьәләләре каралды. Шулай ук урып-җыелган мәйданнарда туфрак эшкәртү өчен туфракны төп эшкәртү буенча машиналар комплексы анализланды һәм тикшерелде.

    Конкурс нәтиҗәләре буенча «Шәле-Агро» ҖЧҖ, «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ, «Агролак-К» ҖЧҖ яхшы әзерлек күрсәттеләр.

                     

    Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International