Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында имтиханнар булып узды

2024 елның 5 июле, җомга

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы икътисадта кадрлар җитмәү проблемасын хәл итүгә үз өлешен кертүен дәвам итә. Агымдагы елның 4 һәм 5 июлендә Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында 3 нче курс студентлары арасында В,С,D,F категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына имтиханнар узды. Исемлеккә кертелгән 26 кешенең 18е төрле категорияләр буенча теоретик һәм практик имтихан өлешләрен уңышлы тапшырдылар, алар тракторчы-машинист таныклыгын һәм төрле техникада басуларда һәм фермаларда эшләргә мөмкинлек алачак. Шулай ук 2 нче курсның 3 студенты «С» категориясенә имтиханнарны уңышлы тапшырды һәм производство практикасы вакытында тракторларда эшләү өчен ике айга вакытлыча таныклык алачак.

 

   Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International