Быелның 8 июлендә АСК хуҗалыклары арасында бөртек техникасының әзерлеген тикшерү буенча республика конкурсын уздыру кысаларында, Буа районында ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының конкурс комиссиясе эшләде. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Р.Р.Гайнуллов җитәкчелегендәге комиссия, АСК ИТТ бүлеге җитәкчесе урынбасары Н.К.Алиуллов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе территориаль бүлеге җитәкчесе Е.Г.Разбитнов, Татарстан Республикасы буенча «Россельхозцентр» ФДБУ филиалының район бүлеге җитәкчесе Р.Т.Ибәтуллин составында эшләде, муниципаль район ягыннан комиссия эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район идарәсе башлыгы Р.Х.Габитов, механизация һәм игенчелек идарәсе консультантлары А.В.Раимов һәм В.Н.Андреев катнашты.
Конкурс барышында комиссия ашлык җыю комбайннарының әзерлеген тикшерде, шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләренең киләчәк уңышны кабул итәргә әзер булган ындыр табакларын карады. Моннан тыш, конкурс барышында комиссия ашлык җыеп алынган мәйданнарны эшкәртү һәм хуҗалыкларда булган МТП егәрлекләренә дә игътибар итте.
Җыелган баллар нәтиҗәсендә лидер итеп «Авангард» ҖЧҖ (68 балл) танылды, икенче урында – «Заря» ҖЧҖнең «Әлши» бүлекчәсе коллективы (67 балл), өченче урынны «Кыят» ААҖ (70 мөмкин булган баллның 66 баллы) алды. Конкурс нәтиҗәләре буенча тиешле беркетмә төзелде.
Евгений Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.