Аттракционнарны уртак тикшерү

2024 елның 9 июле, сишәмбе

Җәй – ачык һавада балалар аттракционнарын эксплуатацияләү сезоны. Бу, әлбәттә, балаларның да, ата-аналарның да игътибарын җәлеп итә.

Еш кына халыкка мондый хезмәтләр күрсәтүче аттракционнарның хуҗалары, килгән кунакларның гомере һәм сәламәтлеге өчен, шулай ук күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты өчен җаваплылыкны үз өстенә алып, куркынычсыз хезмәт күрсәтү өчен тиешле чараларны күрмиләр.

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсенә аттракционнарга төбәк дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыру вәкаләтләре бирелде.

2024 елның 10-17 июнендә, прокуратура вәкилләре белән берлектә, республикада аттракционнар тикшерелде. Тикшерүнең максаты – аттракционнарны эксплуатацияләгәндә балалар белән бәхетсезлек очракларын кисәтү һәм булдырмау. Чаралар аттракционнарны карау формасында уздырылды, карау барышында аларның техник торышы, эксплуатантларның аттракционнарны куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләрен үтәве һәм тиешле техник документациягә ия булуы тикшерелде.

Хокукый актларда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне бозу буенча дәүләт техник күзәтчелеге вазыйфаи затлары үз компетенцияләре чикләрендә мондый бозуларны кисәтү чараларын күрәчәк.

 

       Сергей Грачев – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең аттракционнарга күзәтчелек һәм махсус юл транспортына дәүләт контроле бүлеге җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International