Теләче муниципаль районында ашлык җыю комбайннарына техник карау уздырылды

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

Техник караулар үткәрүнең еллык графигы нигезендә, районда ашлык җыю техникасы өлешендә тикшерүләрне үткәрү буенча чаралар бара.

2024 елның 8 июлендә беренче техник карау «Алан» ҖЧҖдә узды, анда 4 берәмлек техника тәкъдим ителде. Чара барышында теркәү документлары, машиналарның техник торышы, аларның эксплуатация вакытында куркынычсызлык таләпләренә туры килүе тикшерелде.

Комбайннарны һәм янгынга каршы чараларны комплектлауга аерым игътибар бирелде. Барлык комбайннар – янгын сүндерү чаралары (янгын сүндергечләр, көрәкләр, комлы тартма, күн һ.б. кирәк-яраклар), комбайнчылар – махсус киемнәр, яктылыкны кире кайтаручы жилетлар, шулай ук медицина кирәк-яраклары белән җиһазландырылган. Чарада катнашучылар белән үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.

Чарада хуҗалык җитәкчесе А.Х.Фәсхетдинов, баш инженер Ш.З.Котдусов катнашты. Техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узган барлык үзйөрешле машиналарга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

 

    Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International