Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә дәүләт техник күзәтчелекнең территориаль бүлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Шамил улы Борһанов ачты. Шулай ук коллективка яңа хезмәткәрләр дә тәкъдим ителде.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Кадыйров Рәдис Рафил улы 2024 елның 2 кварталы һәм I яртыеллыгы өчен Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе эшенә йомгак ясады.
Аттракционнарга күзәтчелек һәм махсус юл транспортына дәүләт контроле бүлеге җитәкчесе Сергей Олегович Грачев «Мәгълүмати инфраструктураның саклануын арттыру буенча өстәмә чаралар турында» доклад белән чыгыш ясады.
Күзәтчелек һәм автоматлаштырылган нигездә исәпкә алу бүлеге башлыгы Җәләлетдинов Илнур Рифкать улы дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча эш нәтиҗәләре турында сөйләде һәм территориаль бүлекләр тарафыннан җибәрелә торган хокук бозуларга җентекләбрәк тукталды.
Оештыру-хокук һәм кадрлар эше бүлеге башлыгы Гайнетдинова Гөлназ Мөнир кызы башкару дисциплинасы турында сөйләде.
Территориаль бүлекләр башлыклары күзәтчелек эшчәнлеген алып бару барышы һәм күрсәтелгән дәүләт хезмәтләре турында хисап тоттылар.