ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Сезне чын күңелдән яңа 2020 ел һәм Рыштуа бәйрәме белән котлыйм! Бу бәйрәмнәр кешеләрне берләштерүче, туганнарны һәм якын кешеләрне бер гаилә учагы итеп җыя торган иң изге һәм яраткан бәйрәмнәр.

2019 елның 29 декабрендә, "Кар чанасы" операциясен үткәрү кысаларында, Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре катнашында теркәлмәгән үзйөрешле техниканы, кар чаналарын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозуны ачыклау максатында, техника хуҗаларында АІ категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавын тикшерү буенча уртак рейд оештырылды.

2019 елның 28 декабрендә Бөгелмә аграр көллияте базасында "В", "С", "Е" категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар узды.

2019 елның 28 декабрендә ТР армиясенә, авиациясенә һәм флотына ирекле ярдәм итү җәмгыяте иҗтимагый дәүләт берләшмәсенең Алексеевск бүлегендә "А1" категориясендәге тракторчы-машинист таныклыгы алуга квалификация имтиханнары узды.

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында әзерләнеп чыккан, сынауга кертелгән 15 курсантның 13е "А1" категориясе буенча тракторчы-машинист таныклары алу хокукына имтихан тапшырды.

2019 елның 28 декабрендә "РиАл-Авто" ҖЧҖдә "А1", "В", "С", "Д" категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алуга квалификация имтиханнары узды.


28
декабрь, 2019 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 16 декабрьдән башлап "Кар чанасы" операциясе игълан ителде.


27
декабрь, 2019 ел
җомга

2019 елның 26 декабрендә Чистай муниципаль районының "Радар" автомәктәбе ҖЧҖ базасында тракторчы-машинист таныклыгы алуга квалификация имтиханнары узды.  


26
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенә 18 яңа "Lada Largus" автомобиле ачкычларын тапшырды.

2019 елның декабрь ахырында, "Түбән Кама агросәнәгать көллияте" дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе базасында Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары арасында техник профильнең һөнәри программаларын үзләштерүче "ПолиТехОлимП-2019" V Республика политехник олимпиадасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International