Республикада "Кар чанасы" операциясе бара

2019 елның 28 декабре, шимбә

Татарстан Республикасында 16 декабрьдән башлап "Кар чанасы" операциясе игълан ителде. Кар аз булуга карамастан, кышкы сәяхәт кылырга яратучылар, балыкчылар елгалар һәм сулыклар акваторияләрендә очраша. 

2 атна эчендә дәүләт техник күзәтчелек инспекторлары уздырган рейдлар вакытында 100 берәмлектән артык кар чанасы һәм квадрацикл тикшерде, эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозуның 42 очрагы ачыкланды. Хокук бозучыларга карата Административ хокук бозулар турында кодекста каралган чаралар күрелде.

2020 елда, 13 гыйнвардан башлап, "Кар чанасы" профилактик операциясе дәвам итәчәк.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International