2019 елның 26 декабрендә Чистай муниципаль районының "Радар" автомәктәбе ҖЧҖ базасында үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм гамәли йөртү буенча "AI" (кар чаналары, квадрацикллар) категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алуга квалификация имтиханнары узды. Сынауга кертелгән 17 кешенең 10сы имтиханнарны уңышлы тапшырды.
С.М.Дудин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы буенча башлыгы.