2019 елның 28 декабрендә Бөгелмә аграр көллияте базасында "В", "С", "Е" категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар узды. Имтиханга 19 укучы кертелде, шуларның икесе имтиханга килмәде, калганнары сынауны уңышлы тапшырды. Имтихан тапшыручылар тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгын алачак.
Сергей Попов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.