Чистай муниципаль районында Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә "Кар чанасы-2019" операциясе узды

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

2019 елның 29 декабрендә, "Кар чанасы" операциясен үткәрү кысаларында, Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре катнашында теркәлмәгән үзйөрешле техниканы, кар чаналарын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозуны ачыклау максатында, техника хуҗаларында АІ категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавын тикшерү буенча уртак рейд оештырылды. Рейд барышында 12 берәмлек үзйөрешле техника каралды, 2 хокук бозу очрагы ачыкланды, 1 күрсәтмә бирелде, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының тиешле нигезләмәләре буенча административ материаллар төзелде. Бу юнәлеш буенча эш дәвам итәчәк.

С.М.Дудин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай мунициципаль районы буенча башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International