Сезне чын күңелдән яңа 2020 ел һәм Рыштуа бәйрәме белән котлыйм! Бу бәйрәмнәр кешеләрне берләштерүче, туганнарны һәм якын кешеләрне бер гаилә учагы итеп җыя торган иң изге һәм яраткан бәйрәмнәр.
2019 ел белән саубуллашканда без, традиция буенча, үтеп барган елга барлык яхшы нәрсәләр өчен рәхмәт белдерәбез, һичшиксез, башкарылган эшләргә йомгак ясыйбыз һәм киләчәккә планнар төзибез.
Безнең команда узып баручы елда тырышып эшләде һәм без күп нәрсәгә ирешә алдык. Бергәләп уңышларга ирештек һәм кыенлыкларны җиңеп чыктык, катлаулы мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзләдек һәм таптык. Ышаныч белән әйтә алам – горурланырлык әйберләребез бар. Без куелган барлык бурычларны да үтәдек һәм киләчәк өчен зур эшләргә нигез салдык. 2019 ел иҗат итү һәм казанышларга ирешү, билгеләнгән планнарны үтәү вакыты булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләдек.
Яңа 2020 ел кызыклы вакыйгаларга, әһәмиятле казанышларга һәм бәхетле мизгелләргә бай булсын! Гаиләдә тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен, якыннарыгыз сау-сәламәт булсын. Җылылык, мәхәббәт һәм иминлек телим Сезгә!
Яңа ел һәм Рыштуа бәйрәме белән!
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы
Р.Р.Зыятдинов