2019 елның декабрь ахырында, "Түбән Кама агросәнәгать көллияте" дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе базасында Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары арасында техник профильнең һөнәри программаларын үзләштерүче "ПолиТехОлимП-2019" V Республика политехник олимпиадасы узды.
Олимпиаданың максаты – Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары арасында сәләтләрне ачыклау, политехник фикер сөрешен үстерү һәм политехник дисциплиналарны өйоәнүгә кызыксыну тудыру.
"ПолиТехОлимП-2019" республика олимпиадасында Татарстан Республикасының 37 көллияте һәм техникумыннан 40 студент катнашты. Олимпиадада катнашучыларга 50 сораудан торган политехник тест узарга һәм техник башваткычларны хәл итәргә кирәк иде.
Катнашучы тарафыннан үтелгән биремнәрнең җавапларын компетентлы жюри бәяләде, алар составында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлеге башлыгы Рәмзин Мөниров, "Автомобиль транспорты идарәсе – Түбән Кама нефть химиясе" ҖЧҖ техник бүлеге башлыгы Александр Кайманов, "Горэлектротранспорт"МУП юл хәрәкәте иминлеге буенча баш ревизоры Денис Ермаков, "Технокласс" робототехника клубы идарәчесе Александр Давыдов, "Техник иҗат һәм профориентация үзәге" МБББУ методисты Гөлнара Мидабетдинова катнашты.
Бәйсез жюри бәяләве нәтиҗәләре буенча "ПолиТехОлимп-2019" V Республика политехник дисциплинаара олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.
Р. Р. Мөниров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлеге башлыгы.