ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Ел саен уздырыла торган техник карау графигы буенча 2021 елның 21 нче апрелендә «ХАЯТ КИМЬЯ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды.


21
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге тарафыннан Вязовка авылында физик затларга караган үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды.


20
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов Менделеевск муниципаль районына эш визиты белән  килде.

Агымдагы елның 19 апрелендә «Татавтодор» АҖнең Теләче участогында чираттагы техник карау уздырылды.


19
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Баулы муниципаль районының крестьян-фермер хуҗалыкларында, ел саен уздырылырга тиешле техник карау графигы нигезендә, тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздыру эше төгәлләнеп килә.


16
апрель, 2021 ел
җомга

Хөрмәтле дәүләт техник күзәтчелек хезмәте ветераннары һәм коллегалар!

Һөнәри бәйрәмегез – Дәүләт техник күзәтчелек хезмәтенә нигез салыну көне белән ихлас котлау сүзләрен кабул итегез!

2021 елның 15 апрелендә Арча районының «Яңарыш» агрофирмасы» ҖЧҖ хуҗалыгында үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды.

2021 елның 16 апрелендә Әгерҗе районының «Нәҗәр» ҖЧҖ хуҗалыгында тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды.


15
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бу атнада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә территориаль бүлекчәләрнең җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды, әлеге чара барышында I кварталдагы эшкә йомгак ясалды һәм икенче кварталга бурычлар куелды.

АСК оешмалары арасында хуҗалыкларның 2021 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлеге буенча игълан ителгән республика конкурсы кысаларында агымдагы елның 8 апрелендә Буа районында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Мәхмүтов Марсель Азат улы җитәкчелегендә комиссия әгъзалары авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техника әзерлеген, үсемлекчелек һәм хезмәтне саклау таләпләре үтәлешен тикшерү буенча күчмә тикшерү уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International