Арча районында үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырулар дәвам итә

2021 елның 16 апреле, җомга

2021 елның 15 апрелендә Арча районының «Яңарыш» агрофирмасы» ҖЧҖ хуҗалыгында үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Тикшерү барышында 51 берәмлек техника каралды. Техник карауга күрсәтелгән техника таләпләргә җавап бирә.  «Яңарыш» агрофирмасы» ҖЧҖ хуҗалыгы механизаторлары ел саен техник карауга яхшы әзерләнә.

 

Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International