Агымдагы елның 19 апрелендә «Татавтодор» АҖнең Теләче участогында чираттагы техник карау уздырылды. Карауга 11 берәмлек юл-төзелеш техникасы тәкъдим ителгән иде, тикшерү барышында техниканың бу чарага яхшы әзерлектә булуы билгеләнде. Барлык тракторлар һәм башка үзйөрешле машиналар техник карап чыгуны шелтәләрсез үтте.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.