АСК оешмалары арасында хуҗалыкларның 2021 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлеге буенча игълан ителгән республика конкурсы кысаларында агымдагы елның 8 апрелендә Буа районында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Мәхмүтов Марсель Азат улы җитәкчелегендә комиссия әгъзалары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек объектларын механикалаштыру һәм энергия ресурслары секторының әйдәүче киңәшчесе Сафин И.Р., Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район идарәсе башлыгы Габитов Р.Х., механикалаштыру буенча консультант Идрисов Р.Р., «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының район бүлеге башлыгы Ибәтуллин Р.Т. катнашында Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техника әзерлеген, үсемлекчелек һәм хезмәтне саклау таләпләре үтәлешен тикшерү буенча күчмә тикшерү уздырды. Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Е.Г. Разбитнов катнашты. Тикшерү барышында авыл хуҗалыгы юнәлешендәге 8 хуҗалык каралды. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Ямбулат» АХК яулады – 55 балл, икенче урында – «Авангард» ҖЧҖ – 54 балл. Өченче урында – «Заря» ҖЧҖ – 53 балл. Район буенча уртача әзерлек баллы – 52,5.
Евгений Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлеге башлыгы.