Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов Менделеевск муниципаль районына эш визиты белән килде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илнур Фәрухшин катнашында ул берничә хуҗалыкта булды: «Абалач» ҖЧҖ, «Аммоний Агротехнологии» ҖЧҖ, «Кама» колхозы» ҖЧҖ. Радик Зыятдинов көндәлек эш белән танышты. Хуҗалыкларның корпуслары каралды, техниканы карап тоту һәм өзлексез эшләү буенча аңлатмалар бирелде.