Ел саен уздырыла торган техник карау графигы буенча 2021 елның 21 нче апрелендә «ХАЯТ КИМЬЯ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Әлеге оешмадан 34 берәмлек техника күрсәтелде. Машиналарның техник торышына һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә, тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде. «ХАЯТ КИМЬЯ» ҖЧҖ хезмәткәрләре белән юл хәрәкәте иминлеге буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. Нәтиҗәләр буенча техник карау узу турында 34 таныклык бирелде.
Марсель Шиһапов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.