26 апрельдән 2 майга кадәр – ЕВРОПА ИММУНЛАШТЫРУ АТНАЛЫГЫ
28 апрельдә Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итәчәк.
2021 елның 23 апрелендә Суыксу авыл җирлеге территориясендә физик затларда теркәлгән тракторларга һәм тагылмаларга техник карау үткәрелде.
Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов бүген эш визиты белән Чүпрәле муниципаль районында, район хуҗалыкларында булды.
Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары Мөнир Халиков 27 апрельдә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итәчәк, түбәндәге адрес буенча: Лениногорск шәһәре, Гончаров урамы, 1 йорт.
Агымдагы елның 21 һәм 22 апрелендә, расланган график нигезендә, Зеленодольск районының Новониколаевский поселогында «Каздорстрой» ААҖ базасында техник карап чыгу узды.
2021 елның 22 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге тарафыннан Петровка авылында физик затларга караган үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды.
20 апрельдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Мәхмүтов Азнакай муниципаль районында эш визиты белән булды. Аларны Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рамил Исламов, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай районы бүлеге җитәкчесе Илназ Хәмитов озата йөрде.
Лаеш муниципаль районының АСК предприятиеләрендә тракторларга һәм тагылмаларга техник карауның беренче этабы тәмамланды.
2021 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге тарафыннан Зеленая Роща авылында физик затларга караган үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды.