Агымдагы елның 21 һәм 22 апрелендә, расланган график нигезендә, Зеленодольск районының Новониколаевский поселогында «Каздорстрой» ААҖ базасында техник карап чыгу узды. Техник карауга барлыгы 45 берәмлек үзйөрешле юл техникасы тәкъдим ителде. Тикшерү контроль-диагностика приборларын кулланып үткәрелде. Техник карау нәтиҗәләре буенча 41 берәмлек техникага техник карау узу турында таныклык бирелде, тикшерүне уза алмаганнарына техник карау актлары төзелде. Кагыйдәләр буенча, ачыкланган җитешсезлекләрне 20 көн эчендә бетерергә һәм техниканы яңадан тикшертергә кирәк.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
