Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов бүген эш визиты белән Чүпрәле муниципаль районында, район хуҗалыкларында булды. Сәфәр барышында ул «Цильна» ҖЧҖендә көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру, «АгроТрансПорт» ҖЧҖендә арпа чәчү эшләренең барышы белән танышты.