Лаеш районы АСК предприятиеләрендә техника тикшерелде

2021 елның 23 апреле, җомга

Лаеш муниципаль районының АСК предприятиеләрендә тракторларга һәм тагылмаларга техник карауның беренче этабы тәмамланды. 15 АСК предприятиесе тикшерелде. «Урта Девятово» ҖЧҖ, «Нармонка» ҖЧҖ, шәхси эшкуар Р.К.Вафин крестьян-фермер хуҗалыгы, шәхси эшкуар В.С. Гинсбург крестьян-фермер хуҗалыгы техник тикшерүгә яхшы әзерләнгән, «Йолдыз» ҖЧҖ һәм «АГРО-5» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиеләре техниканы техник карауга әзерләмәгән. Техник карау нәтиҗәләре буенча җитешсезлекләрне бетерү буенча 5 күрсәтмә төзелде, 24 техник тикшерү акты төзелде. АСКның һәр хуҗалыгында техник карау эшләре тәмамлангач, тракторчы-машинистлар белән юл хәрәкәте һәм куркынычсызлык техникасы буенча әңгәмә үткәрелде, тракторлар һәм башка үзйөрешле машиналар катнашында 2020 елда юл-транспорт һәлакәтенә китергән сәбәпләр турында фикер алышынды.

Радик Гәрәев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лаеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International