Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының Азнакай муниципаль районына эш сәфәре

2021 елның 23 апреле, җомга

20 апрельдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Мәхмүтов Азнакай муниципаль районында эш визиты белән булды. Аларны Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рамил Исламов, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай районы бүлеге җитәкчесе Илназ Хәмитов озата йөрде. Марат Азатович «Союз-Агро» ҖЧҖнең терлекчелек комплексын карады, «Азнакай агрофирмасы» ҖЧҖ кырларында барган язгы кыр эшләре белән танышты.

Аннары Марат Җәббаров район авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре белән очрашты һәм Азнакай районына югары бәя бирде.

 

 

 

Илназ Хәмитов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International