Биектау муниципаль районы Суыксу авыл җирлеге территориясендә техника тикшерелде

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

2021 елның 23 апрелендә Суыксу авыл җирлеге территориясендә физик затларда теркәлгән тракторларга һәм тагылмаларга техник карау үткәрелде. Барлыгы 18 берәмлек трактор һәм 3 тагылма тәкъдим ителде. Теркәү документлары, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы, машиналарның техник торышы, куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләренә туры килү-килмәү тикшерелде.

Техник карау нәтиҗәләре буенча Кече Рәс авылында яшәүче кешегә караган МТЗ-82 тәгәрмәчле тракторы иң яхшы әзерлектәге техника дип табылды.

 

Рәшит Гарипов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International