Баулы муниципаль районының крестьян-фермер хуҗалыкларында, ел саен уздырылырга тиешле техник карау графигы нигезендә, тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздыру эше төгәлләнеп килә.
2021 елның 16 апрелендә «Мөхәммәтшин» һәм «Хаҗиев» крестьян-фермер хуҗалыкларында техника тикшерелде. Техник карауга һәр крестьян-фермер хуҗалыгыннан 14 әр берәмлек техника күрсәтелде, 2 берәмлек техника буенча хуҗалыкларга техник карау актлары төзелде, 26 берәмлек техника техник карау узу турында таныклык алачак.
Р.М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.